ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Кичә “Казан” ММҮдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы утырышы булды, анда әлеге ведомствоның эш йомгаклары һәм “Татарстан Республикасында граждан җәмгыятен үстерү юлында” еллык доклады турында фикер алыштылар.
Кичә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Татарстан Республикасы Иминлек Советының Мәгълүмати куркынычсызлык буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды, анда узган елда Комиссия эшенә йомгак ясалды һәм 2008 елга мәгълүмати куркынычсызлык буенча чаралар планы каралды.

26
декабрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 31.10.2006 елдагы 1721-р номерлы ТР МК карары белән төзелгән Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркем утырышы булды, анда 2007 елда министрлыкларда һәм ведомстволарда 2007-2010 елларга Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны тормышка ашыру барышы мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
2007 елда ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең нәтиҗәләре, шулай ук Министрлыкның коллегия утырышына әзерлек хакында бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары үткәргән оператив киңәшмәдә сөйләштеләр.

25
декабрь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
2008 елның 1 гыйнварыннан бала туганда (уллыкка алганда, кызлыкка алганда) ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм суммасы салым салудан азат ителә.

24
декабрь, 2007 ел
дүшәмбе
Узган атнада парлиментарияләр өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышында эшләрен дәвам иттеләр. Президиум депутатлар карап тикшерүенә 20 өстәмә мәсьәлә кертте, алар арасында беренче тапкыр, шулай ук беренче һәм чираттагы укуларда карап тикшерелә торган закон проектлары бар.
Узган атнада ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция эшчәнлеге субъектлары багланышлары регламенты проектын эшләү буенча эшче төркем утырышында катнашты, ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында үтте.

22
декабрь, 2007 ел
шимбә
Корбан бәйрәме ислам динен тотучы миллионнар өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Ул мөселманнар рәхимлелек күрсәтсеннән һәм бер-берсе турында кайгыртсыннар, дип искә төшереп тора. Безнең тирәбездә матди һәм рухи бәйрәмгә мохтаҗ кешеләр күп. Бу көнне корбан чалалар һәм итнең бер өлешен ярлыларга бирәләр, моның белән аларның азрак кына булса да тормышын җиңеләйтәләр, милләтенә һәм диненә карамастан кайгырту күрсәтәләр.

21
декабрь, 2007 ел
җомга
Бүген ТР Мәдәният министрлыгының конференц-залында “Җирлекләрнең җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының аерым нотариаль гамәлләр кылуы” дигән темага муниципаль районнар җирлекләренең җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы видеоконференция режимында оештырган семинар-киңәшмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International