ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Узган атнада ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Профсозлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы һәм 2008 елга якларның йөкләмәләре турында республика килешүенә кул куелды.

16
ноябрь, 2007 ел
җомга
Татарстан Республикасы Югары судында “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында” 1998 елның 25 ноябрендәге 1872 номерлы ТР Законының аерым нигезләмәләрен федераль законнарга каршы килә дип тану турында Татарстан Республикасы Прокуроры гаризасы буенча эш карап тикшерелде. Суд тикшерүендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле сыйфатында ТР юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
2007 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.9 һәм 3.6 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2008 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Президенты юлламасын әзерләү мәсьәләсе буенча оператив киңәшмә булды, аны ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәрде.

15
ноябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, аның эшендә Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры, ю.ф.к. М.М.Корманов профессор Д.И.Фельдманның тууына 85 ел тулу уңаеннан аның истәлегенә багышланган конференциядә катнашты. Чара В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарихы музеенда һәм актлар залында үтте.
Казан шәһәренең район судлары һәм Татарстан Республикасының шәһәр судлары вәкилләре кичә ТР Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары саны арту белән бәйле оештыру мәсьәләләре турында фикер алышырга җыелдылар.
2007 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 40 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 253 номерлы Федераль законга кул куйды. Әлеге Федераль закон “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закондагы ачык урыннарны, аерым алганда депутатның, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасының, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затының социаль гарантияләрен билгеләүдәге ачык урыннарны бетерүгә юнәлтелгән.

14
ноябрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиця министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды, анда 9 закон проекты карап тикшерелде:
Элек хәбәр ителгәнчә, 2007 елның 26 октябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы 2007 елның 18 октябрендә Дәүләт Думасы кабул иткән "Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын төзү ьәм алып бару белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International