ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2007 ел
җомга
РФ Дәүләт Думасы "Муниципаль норматив хокукый актларның регистрын булдыру һәм алып бару белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" хөкүмәт закон проектын беренче укылышта карап тикшерде.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов муниципаль берәмлекләрнең чикләрен “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 12 статьясындагы 2 һәм 4 өлешләрнең нигезләмәләрен гамәлдә куллану белән бәйле барлыкка килгән үзгәртүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

6
сентябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Кичә ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге закон проектларын карап тикшерү кертелгән иде:
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җаваплы затларны укыту буенча семинар дәресләр оештыру мәсьәләсенә багышланган оператив киңәшмә үткәрде. Дәресләр 11 сентябрьдә ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында узачак.
Бүгенге көннән башлап россия паспортларының чынлыгын Россиянең Федераль миграция хезмәте (ФМХ) сайты махсус мәгълүматлар базасы аша тикшереп була. Бу хакта “Россия” телеканалы хәбәр итә.

5
сентябрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узган киңәшмәдә катнашты. Анда башлангыч һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрен үстерү мәсьәләсе карап тикшерелде. Сүз һөнәри белем бирү системасын үзгәртеп кору һәм башлангыч белем бирү һәм урта һөнәри белем бирү дәүләт автономияле мәгариф учреждениеләрен төзү турында барды.
Үзгәртеп төзү процессын җайга салучы норматив хокукый актлар пакеты эшләнде, моның өчен составына ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ИСТҮ вәкилләре кергән эшче төркем төзелде.
Бүген “Пирамида” МКҮдә ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашында “Глобаль мәгълүмати җәмгыятьнең инфокоммуникация технологияләре” V юбилей халыкара конференциясе узды, ул РФ Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, РФ Министрлар Кабинеты һәм Халыкара элемтә академиясе ярдәме белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан оештырылган иде.
Кулланышта булган кесә телефоннарын контрольсез сату-алуны тыярга кирәк дип саный ЭЭМ. Халыкны гомуми “кәрәзләү” каршыга килүче криминал дулкыннар барлыкка китерде. Җинаять эшләре рейтингында кәрәзле телефоннар белән җинаятьләр беренче баскычка менде. Хәзер һәр бишенче җинаять алар белән бәйле.

4
сентябрь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2006 елның 31 октябрендәге 1721-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә төзелгән Татарстан Республикасы Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеменең чаралар планын үтәү буенча киңәшмә узды.
2007 елның икенче ярты еллыгына ТР Юстиция министрлыгының эш планы нигезендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча оештыру-методика эше бүлеге белгечләре Баулы муниципаль районы һәм Баулы шәһәре җәмәгать судьяларының суд участокларында эш алып баруның оештырылуын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International