ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкның җитәкчеләренең һәм белгечләренең – “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге әгъзаларының Казан, Чаллы һәм Түбән Камада ачылачак Россия Федерациясе гражданнарына социаль-хокукый ярдәм һәм аларны агарту үзәкләрендә дежурлык итү мәсьәләсе турында фикер алышынган оештыру җыелышы булды.
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова граждан Л.А.Соловьевның “Халык тарафыннан 2005 елда торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең республика стандартлары турында” 2004 елның 10 ноябрендәге 483 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карарының аерым нигезләмәләре һәм “Район һәм шәһәр халкы өчен 2005 елда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләргә тарифларны раслау турында”

12
сентябрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасында дәүләт нотариуслары эшчәнлеге мәсьәләсе турында фикер алышынган киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча методик материаллар җыентыгы” дөнья күрде. Җыентыкта “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законы, мисал сыйфатында – “Россия Федерациясендә бәя бирү эшчәнлеге турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон проектына коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре буенча бәяләмә, Закон актларын коррупциячеллеккә беренчел анализлау буенча эксперт кулланмасы, Башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын коррупциячеллеккә анализлау методикасы һәм норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибен җайга салучы башка материаллар тәкъдим ителгән.

11
сентябрь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы экспертиза буенча республика советы һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге карары нигезендә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы белгечләр өчен бер көнлек семинар укулары үткәрелде. Укуларда республиканың барлык муниципаль районнарыннан, үзләренең учреждениеләрендә НХАга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы дип билгеләнгән министрлыклардан һәм ведомстволардан 100 дән артык вәкил белем эстәде.
Уку кредитлавына дәүләт ярдәме механизмын эшләү һәм апробацияләү максатында Россия Федерациясе Хөкүмәте 2007 елның 23 августында “Дәүләт аккредитациясен алган югары һөнәри белем бирү учреждениеләренең студентларына уку кредитлары бирелүгә дәүләт ярдәме буенча эксперимент үткәрү турында” 534 номерлы карар кабул итте, аның нигезендә 2007-2010 елларда дәүләт аккредитациясен алган югары һөнәри белем бирү учреждениеләренең студентларына уку кредитлары бирелүгә дәүләт ярдәме буенча эксперимент үткәрү билгеләнгән. Ул:
Депутатлар административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерү барышында аудиоязма алып барырга теләүчеләр өчен каршылыкларны бетерергә тәкъдим итәләр.

10
сентябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Узган атна ахырында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасында банкротлык процедураларының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм арбитраж идарәчеләрнең эшчәнлекләрен контрольдә тоту мәсьәләләре буенча башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының багланышларына багышланган эшче төркем утырышында катнашты. Ул Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә узды.

8
сентябрь, 2007 ел
шимбә
ТР Юстиция министрлыгының 2007 елның икенче яртысына эш планы нигезендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча оештыру-методика эше бүлеге белгечләре тарафыннан Ютазы муниципаль районы җәмәгать судьясы суд участогында эш алып баруны оештыруны өйрәнү үткәрелде.

7
сентябрь, 2007 ел
җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов эш киңәшмәсе үткәрде, анда Татарстан Республикасында дәүләт нотариуслары, шул исәптән югары юридик белемнәре һәм нотариаль эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукына лицензияләре булмаган нотариусларның эшчәнлеге турында мәсьәлә карап тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International