ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары урынбасарларының квалификацияләрен күтәрү буенча дәресләрдә чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның республика советы утырышы эшендә катнашты, анда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы пропагандалауның торышы турында мәсьәлә тикшерелде.

17
сентябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры, «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узган матбугат конференциясендә катнашты.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча материалларны Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышына әзерләү белән бәйле Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме оештырылды, аңа ТР Юстиция министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ҖҮФХДИ, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре керде.
Якшәмбе көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы “Милләтләр кроссы-2007”дә йөгерүдә катнашты. Минюстлылар йөгерүгә күпсанлы составта - министр, аның урынбасарлары, ярдәмчеләре, бүлек җитәкчеләре, белгечләре - чыкты. Кайбер катнашучылар спорт бәйрәменә гаиләләре белән килгән иде һәм стартка да гаилә белән бастылар.

15
сентябрь, 2007 ел
шимбә
Мәгълүматлаштыру өлкәсендә яңа технологияләрнең үсеше, мәгълүмати массивның зур тизлек белән үсүе чикләнгән кулланыш өчен билгеләнгән мәгълүматның бер өлеше усал ниятле кулланучылар өчен ачылу куркынычын тудыра, алар яшерен мәгълүматны үзләренең начар мәнфәгатьләрендә яки хәтта илкүләм куркынычсызлыкка зыян китереп кулланыла ала. Шуңа күрә безнең республикада, тулаем Россиядә кебек үк, беренче планга дәүләт серен тәшкил иткән яки затларның чикләнгән даирәсе өчен билгеләнгән (гражданнарның шәхси мәгълүматлары һ.б.) мәгълүматны яклау бурычы чыга.

14
сентябрь, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры З.Р.Вәлиевада узган киңәшмәдә катнашты, анда сүз Татарстан Республикасының мәдәни мирасы комитетын төзү, шул исәптән, федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларына мөнәсәбәттә федераль вәкаләтләрнең бер өлеше Россия Федерациясе тарафыннан РФ субъектының дәүләт хакимияте органнарына тапшырылу турында барды.
2007 елның август аенда ТР Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә дәүләт теркәвенә алу өчен республика башкарма хакимиятенең төрле органнарыннан 15 боерык керде. Хәзерге вакытта аларның барысына да хокукый экспертиза үткәрелә. Элек кергән норматив актларның 8-е теркәлгән һәм дәүләт реестрына кертелгән.
2007 елның 7 сентябрендә Буа районы Советының XVIII утырышы булды. Көн тәртибенә башкалар белән беррәттән “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законы проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертү буенча Буа районы Советының закон чыгару тәкъдиме турында” мәсьәлә дә кертелгән иде.

13
сентябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе” турында Татарстан Республикасы Законы нигезендә норматив хокукый актларны куллану белән бәйле кызыксындырган мәсьәләләр буенча гражданнарны даими кабул итә. Шушы максаттан Министрлыкта кабул итү көннәре һәм сәгатьләре билгеләнгән, бу вакытта министр һәм аның урынбасарлары халык белән турыдан-туры аралаша, тиешле консультацияләр бирә яки Министрлык вәкаләтләре кысаларында куелган мәсьәләләрне хәл итү буенча кирәкле чаралар күрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International