ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары урынбасарларының квалификацияләрен күтәрү буенча дәресләрдә чыгыш ясады.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты.
ТР Юстиция министрлыгында урнаштырылган гражданнарны кабул итү тәртибе нигезендә кичә министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров шәхси кабул итү үткәрде. Кабул итүгә килгән граждан В.И.Юдинны банк законнары үсешенең киләчәге кызыксындырды, аерым алганда ул үз акчаларын озак вакытка саклауга салучыларның хокуклары яклануы белән кызыксына. Бүгенге көндә банкалар шактый еш кына берьяклы тәртиптә саклауга салынган акча буенча процент ставкаларын киметәләр, мөрәҗәгать итүче фикеренчә, бу – саклауга салучының банкның саклауга салу шартнамәсендә билгеләнгән керемне алуга законлы хокукларын боза.
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты утырышы булды, анда “Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларын сайлау турында” ТР Дәүләт Советы карары проекты һәм “Татарстан Республикасында суд участокларын һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын барлыкка китерү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алыштылар. Фикер алышуларда ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов катнашты.

20
сентябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Җәмәгать юстициясе интститутын төзүнең төп максаты - гражданнарның суд яклавыннан файдалана алуларын тәэмин итү. Җәмәгать судьялары институтын гамәлгә кертү белән суд эшләрен вакытында һәм сыйфатлы карап тикшерүнең өстәмә мөмкинлеге туды. Гади генә исәпләүләр күрсәтүенчә, җәмәгать юстициясен төзү иң кимендә ике мөһим бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирде: район буынындагы федераль судларда эш күләме сизелерлек кимеде һәм суд эшчәнлеге халык өчен тагын да файдалана алырлык булды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.

19
сентябрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, аның эшендә ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков катнашты.
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары - Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе тыңлаучылары өчен семинар булды, аның эшендә ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков катнашты.
2007 елның 11-15 сентябрендә Сочи шәһәрендә VI Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бөтенроссия конференциясе узды. Аны Россия Федерациясе Иминлек Советы Аппараты, РФ Техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәт, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте, Мәгълүмати Системалар Академиясе оештырдылар.

18
сентябрь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов эш киңәшмәсе үткәрде, анда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төп норматив хокукый актларының татар телендә электрон китапханәсен төзү турында мәсьәлә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International