ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Яңа уку елы якынлашу белән бергә халык хуҗалыгы тармаклары өчен квалифицияле эшчеләр һәм инженер кадрлары әзерләү мәсьәләсе кискен баса. Гамәлдәге ПТУ, лицейлар, колледжлар, техникумнарның булган потенциалын саклау һәм шул ук вакытта алар эшчәнлегенең яңа формаларын кертү, аерым алганда, мәгариф өлкәсендә автономияле учреждениеләргә күчүне тормышка ашыру зарур.

22
август, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры йөкләмәсен үтәү максатыннан Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ощепков А.А. яңа уку елына мәктәпләрнең әзерлеген тикшерү максатыннан Балык Бистәсе муниципаль районына барып кайтты.
Бүген Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе узды, анда коррупциячел күренешләр белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәшнең торышы турында фикер алышынды.

21
август, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Казан шәһәренең Вахитов, Мәскәү, Яңа Савин районнарының, Татарстан Рспубликасы Зәй районының һәм Зәй шәһәренең суд участоклары җәмәгать судьялары вазыйфаларына дәгъва кылучы кандидатлар белән әңгәмә үткәрелде.
ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең бер юнәлеше – Коррупциягә каршы көрәш буенча республика программасын оештыру һәм үтәлешен контрольдә тоту. Бу максаттан әлеге эшне регламентлаштыручы норматив-хокукый актлар проектларын эшләү башкарыла, республиканың башкарма хакимият органнарының коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге турында мәгълүматны җыю һәм анализлау гамәлгә ашырыла, коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмати һәм өндәүче материаллар әзерләнә.

20
август, 2007 ел
дүшәмбе
2006 елның гыйнвар аенда РФ Хөкүмәте “Урынны торак урыны дип, торак урынны яшәү өчен яраксыз дип һәм күп фатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә тиеш дип тану турында нигезләмәне раслау хакында” карар кабул итте. Ул торак урынына карата таләпләр, торак урынын яшәү өчен яраклы дип тану тәртибен һәм торак яшәү өчен яраксыз, аерым алганда  күп фатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә тиеш дип тану өчен нигезләр билгели. Бу Нигезләмәнең гамәлдә булуы Россия Федерациясе территориясендә урнашкан торак урыннарына аларның милекчелек формасы нинди булуга бәйсез рәвештә тарала.
Бүген юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәргән оператив киңәшмәдә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышына әзерлекне оештыру эше турында фикер алыштылар. Утырыш бу елның 24 августында ТР Министрлар Кабинетында узачак. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән: Татарстан Республикасында күп фатирлы йортлар һәм бүтән объектларны өлешләп төзү; оешмаларны банкротлыкка чыгару процедураларын үткәргәндә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү буенча, Татарстан Республикасында хуҗалык итүче субъектларның банкротлык процедуралары этапларында арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар турында.

18
август, 2007 ел
шимбә
Безнең республикада һөнәри белем өлкәсендә автономияле учреждениеләр төзү процессы дәвам итә. Яңа уку елы башыннан күп кенә колледжлар һәм техникумнар яңа шартларда эшли башлаячак, бу аларга эшче кадрларны сыйфатлы әзерләүне яхшыртырга, өстәмә финанс чаралары җәлеп итәргә, үз хезмәткәрләренең эш хакын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасы каравына “Транспорт чаралары хуҗаларының граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү турында” Законга үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын кертте.

17
август, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында мәгълүмати куркынычсызлык чараларын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Аны Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Ф.М.Фазылҗанов алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International