ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында узган киңәшмәдә катнашты. Анда Татарстан Республикасы Законнар җыентыгын әзерләү мәсьәләсе карап тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, аның эшендә Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты. Комиссия утырышында ТР ҮСКнең Контроль-ривизия хезмәте составы һәм аның турында Нигезләмәләр мәсьәләсе тикшерелде. Үзәк сайлау комиссиясендә Контроль-ривизия хезмәте оешкан, ул 15 кешедән гыйбарәт һәм аңа ТР Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов кергән.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов эш сәфәре белән Тәтеш шәһәрендә булды. Визитның сәбәбе – Тәтеш муниципаль берәмлеге администрациясе җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләре өчен махсус бүлеп биргән яңа бинада җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру мәсьәләсе иде.

27
август, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов җитәкчелегендә үткән Чаллы шәһәрендә автономияле мәгариф учреждениеләре төзү мәсьәләләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Террактлар куркынычы белән бәйле элегрәк Европа Бердәмлеге һәм АКШта да кертелгән самолет бортында спиртлы һәм башка сыеклыкларны алып баруны чикләүче яңа кагыйдәләр Россия аэропортларында 27 августтан гамәлгә керәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан халыклары съездын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының икенче утырышы булды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты.

25
август, 2007 ел
шимбә
Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советының “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы өндәүнең торышы турында” мәсьәлә карап тикшереләчәк утырышына әзерлек барышында Совет утырышын әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Эфир " ТК генераль директоры А.П.Григорьев Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы” ДИ эшчәнлегенә тикшерү уздыралар.
Россия Хөкүмәте ике мөһим документны карап тикшерергә җыена. Аларның берсе кулга алынган мөлкәтне сату системасын нигездән үзгәртергә тәкъдим итә. Икенчесе – бурычлыларны эзләү буенча суд приставларына эшчәнлекләре тәртибен аңлата.

24
август, 2007 ел
җомга
Дәүләт Думасына (2007 елның декабре) һәм РФ Президентына (2008 елның марты) сайлаулар алдыннан 2007 елның 12-22 октябрендә Киров шәһәрендә сайлау хокукы буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия ачык олимпиадасы үтәчәк, анда 10-11 сыйныф укучылары катнашачак. Олимпиаданы Россия Федерациясе Президентының Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү һәм кеше хокуклары буенча советы Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерләү академиясе (Мәскәү ш.), Киров өлкәсенең Мәгариф департаменты, Киров шәһәре администрациясенең Мәгариф идарәсе һәм Киров Икътисадый-хокукый лицее Киров өлкәсенең сайлау комиссиясе ярдәмендә оештырды.

23
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясе чикләрен үзгәртү һәм “Буа муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Буа муниципаль районына барып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International