Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Курманов, Татарстан Республикасы премьер-министры Р.Н.Минниханов катнашы белән узган, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXXIV сессиясе эшендә катнашты.
Россия Федерациясе юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсендә эшлекле киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы һәм Россия Федерациясе юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсенең законнар чыгару өлкәсендә үзара ярдәмләшү турындагы Килешүгә кул кую мәсьәләсе хакында фикер алышынды.
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты Экспертлар киңәшмәсенең чираттагы утырышы узды, анда түбәндәге закон проектлары тикшерелде: