ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2010 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында, Татарстан Республикасы юстиция Министры урынбасары М.Х.Вафин рәислеге астында, административ-территориаль берәмлекләр, муниципаль берәмлекләр исемлекләренә һәм чикләренә, 2010 ел Бөтенроссия халык исәбен алуга әзерләнү һәм аны үткәрүдә ярдәм итү җөмһүрият комиссиясе картографиясенә аныклык кертү мәсьәләләре буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
24 февральдән башлап Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгының яшьләр инновацион һәм профилактик программалар үзәге нигезендә “Дәүләт яшьләр сәясәте” мәгърифәти программа кысаларындагы “Муниципаль сайлаулар алдыннан яшьләрнең хокук культурасын формалаштыру” квалификациясен күтәрү курслары уздырыла.

24
февраль, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Югары судында Татарстан Республикасы судларының, шул исәптән Татарстан Республикасының Югары судының, 2009 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча пресс-конференция узды. Пресс-конференциядә ТР Югары суды рәисе урынбасары, ТР судьялары Советы рәисе И.И.Гилязов, Югары суд рәисе урынбасары М.М.Хайруллин, Татарстан Республикасы Суд идарәсе департаменты башлыгы Д.З.Саляхов, Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары А.Б.Сиразетдинов катнаштылар. Пресс-конференцияне Югары суд рәисе урынбасары И.И.Гилязов ачып җибәрде.
Дәүләт Думасы тарафыннан “Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына процессуаль чыгымнар кайтару мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон килештерү комиссиясе редакциясендә кабул ителгән иде. Искәртеп үтик, сенаторлар, законның кайбер нормалары нәзакәтсез формалаштырылган дип нигезләп, Дәүләт Думасы кабул иткән законны кире кактылар. Нәтиҗәдә парламентарийлар әлеге закон чыгару инициативасын эшләп тәмамлау буенча килештерүче комиссия булдырдылар.

20
февраль, 2010 ел
шимбә
ИА REGNUM Новости корреспонденты хәбәр иткәнчә, яшәү торагына мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышының барлык ветераннары, аларның матди хәленә карамастан, яшәү тораклары белән тэмин итәргә боеручы закон проекты Россия Федерациясе Дәуләт думасына 19 февральдә кертелгән.

19
февраль, 2010 ел
җомга
Дмитрий Медведев законнар чыгаручы Федераль субъект идарәсе органы санын регионның сайлаучылар санына һәм аның финанс-икътисади мөмкинлекләренә турыдан-туры бәйлелеген белдерүче бердәм критерий тәкъдим итте. Шуңа курә закон проектында катгый теркәлгән саннар тәкъдим ителми – территориядә теркәлгән сайлаучыларның билгеләнгән санына бәйле законнар чыгару җыенында ничә депутат булырга тиешлеге ачыкланмый.

18
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
ТР Юстиция министрлыгында «Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълуматны ала алуны тәэмин итү хакында” 22.12.2008 елдагы 262-ФЗ номерлы Федераль законны  гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Аның составына суд органнары, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе, ТР Мәгълүмат технологияләр үзәге һәм ТР ЮМ вәкилләре керделәр.
2010 елның 13 февралендә Мәскәү шәһәрендә 14-нче "Фемида" югары юридик премиясен тапшыру церемониясе узды. Башлап җибәрүчеләре: Россиянең Юристлар ассоциациясе һәм Мәскәүнең юристлар клубы. Конституция судына премия кеше һәм граждан хокукы һәм иреге өлкәсендә РФ конституция принципларын саклаганы өчен бирелде.

17
февраль, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында киңәшмә узды. Анда булган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә контрольдә тотуны оештыру белән бәйле мәсьәләләр хәл ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International