ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Россия автоиминиятчеләре союзы 1 ноябрьдән алып АГҖМИ чикләүләрен бетерәчәк. “Чыгымнарны турыдан-туры кире кайтаруның яңа системасын тикшереп карадык һәм аның яхшы икәненә инандык”,- диделәр иминиятчеләр. 

Россия Президенты «Хәрби хезмәт бурычларын (хезмәт бурычларын) башкарганда һәлак булган (үлгән), хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләр һәм башкарма хакимиятнең кайбер федераль органнары хезмәткәрләренең балаларын социаль яклауны көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында» Указга кул куйды.

31
октябрь, 2009 ел
шимбә
РФ Хөкүмәте Президиумы  Дәүләт хезмәтләренең бердәм интернет порталы эше барышын хәл итте. РФ Премьер-министры В.В.Путин хәбәр итүенчә, «Беренче этапта портал гражданнар һәм бизнеска көндәлек тормышта кирәк булган документларны рәсмиләштерү тәртибе турындагы максималь тулы мәгълүматны тәшкил итәчәк".

30
октябрь, 2009 ел
җомга
Кичә хөкүмәт президиумы утырышында премьер-министр Владимир Путин чит илгә чыгучы ятим балаларның куркынычсызлыгы өчен төрле хәвеф-хәтәрләрне юк итүче закон проектын әзерләү турында хәбәр итте. 

29
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасы депутаты Антон Беляков ("Гадел Россия") телевидение, радио һәм массакүләм мәгълүмат чараларында биологик актив матдәләр (БАМ)  рекламасын тыюны тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов ТР Ютазы муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итүне үткәрде. Хокукый ярдәм сорап, шул исәптән суд карарлары үтәлмәү мәсьәләләре буенча, социаль ипотека буенча консультация сорап министр урынбасарына 6 кеше мөрәҗәгать итте.

28
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
РФ Хөкүмәте халыкка акча түләп күрсәтелергә мөмкин булган дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеген әзерли. “Бү турыда РФ премьер-министры Владимир Путин җирле үзидарәне үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышы барышында хәбәр итте”,- диде ПРАЙМ-ТАСС.

27
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды. Утырыш видеоконференция рәвешендә узды. Видеоконференциягә республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары тоташтырылды.
Әлеге мәсьәләләр белән бәйле рәвештә РФ Югары Суды Пленумы  2009 елның 16 октябрендәге 19 номерлы  Карар нигезендә судлар игътибарын дәүләт хезмәте мәнфәгатьләренә каршы җинаять өчен җинаять җаваплылыгының гражданнарны коррупциядән һәм хезмәт буенча вазыйфаи затлар тарафыннан кылынган башка иҗтимагый куркыныч гамәлләрдән саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән булуына юнәлдерә.

26
октябрь, 2009 ел
дүшәмбе
2009 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Татарстан Республикасының бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын җайга салуның аерым мәсьәләләре турында" 709 номерлы карарны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International