ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2009 ел
чәршәмбе
2009 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Татарстан Республикасында социаль сәясәт турында» Татарстан Республикасы Законы проектын эшләп бетерү өчен Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты рәисе карарын үтәү йөзеннән булдырылган эшче төркем утырышы узды.
Дмитрий Медведев "Россия Федерациясендә судьялар статусы турында" РФ Законының 13 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды.

10
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» ТР Законы нигезендә дәүләт хезмәткәрләре һөнәри әзерлек үтәләр, квалификацияләрен күтәрәләр, дәүләт хезмәткәре стажировкасын үтәләр.
Югарыда әйтелгән Законны үтәү йөзеннән 9 ноябрьдә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» программасы буенча ТР Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләренең квалификациясен күтәрү курсларында дәресләр башланды. 
Дума Советы Калининград өлкә Думасы тарафыннан әзерләнгән һәм Дәүләт Думасына кертелгән "РФ Җинаять кодексының 315 статьясына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын карауга кабул итте.

9
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Дәүләт Думасы тиз арада торак алуга мохтаҗ БВС ветераннарын учетка бастыру вакытын озайта торган закон проектын кабул итәчәк. Бу турыда әңгәмәдә Ветераннар эшләре буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Николай Ковалев (Бердәм Россия), Төзелеш һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты башлыгы Мартин Шаккум тарафыннан кертелгән закон чыгару инициативасына аңлатма биреп, “ИТАР-ТАСС”ка хәбәр итте.
Башкарма документның таләпләрен мәҗбүри рәвештә үтәтүгә юнәлдерелгән төп чараларның берсе булып бурычны бурычлы затның мөлкәтен сатып түләтү тора. Шуның белән бергә, башкаручы суд приставлары тәҗрибәсендә бурычны түләтү өчен сатырлык мөлкәте булмаган бурычлылар да очрый. Бу очракта "Башкарма җитештерү турында" 02.10.2007 елдагы 229-ФЗ номерлы Федераль законның 77 статьясы нигезендә өченче затта булган мөлкәтне сатып түләтү мөмкинлеге бар.  

5
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасы беренче укылышта РФ хөкүмәте тарафыннан кертелгән «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» РФ Законына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын кабул итте.
“Сишәмбе көнне утырышта Дәүләт Думасының беренче укылышта РФ Салым кодексының икенче өлешендәге 358 статьяга керткән төзәтмәләре шәхси эшмәкәрләрнең пассажир һәм йөк ташучы су һәм һава судноларын транспорт салымыннан азат итәчәк”,- дип хәбәр итә РИА "Новости".


3
ноябрь, 2009 ел
сишәмбе
Дәүләт Думасы махсус җиһазлар - фото- һәм видеокамералар ярдәмендә фиксажланган бозуларны тикшерү тәртибен ачыклаучы закон проектын беренче укылышта караячак.
Документның максаты - практикада автоматик контроль җиһазларны кулланганда барлыкка килүче каршылыкларны юк итү. Машина чит зат кулланышында булган очракта машина хуҗасы җаваплылыктан азат ителергә мөмкин.
"Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проекты РФ Хөкүмтенә Россиянең Юстиция министрлыгы тарафыннан кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International