ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2009 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары-Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.Х.Вафин белән административ-территориаль берәмлекләр һәм муниципаль берәмлекләрнең, исемлеген һәм чикләрен аныклау, картография мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.

27
апрель, 2009 ел
дүшәмбе
24 апрельдә Дәүләт Думасы депутатлары Дәүләт Думасы Регламентына үзгәрешләр кертү турында ике карар кабул иттеләр. “Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасы Регламентының 123 һәм 125 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” беренче Карар кабул ителә торган законнарның гамәлгә ашырылу нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.

25
апрель, 2009 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында бинаны һәм территорияне җыештыру буенча традицион язгы өмә узды. Юстиция министрлыгының һәр хезмәткәре тәртип оештыруда үз өлешен кертте.

24
апрель, 2009 ел
җомга
Россия Президенты Дмитрий Медведев “РФ субъектының югары вазыйфаи зат (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесе)  вазыйфасына кандидатлар турында тәкъдимнәрне кертү һәм карау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” Указга кул куйды.
Җирле үзидарә органнары буенча Дәүләт думасы комитеты “Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарының гомуми принциплары турында”( муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары контроль функцияләрен киңәйтү өлешендә) федераль закон проектын тикшерде.

23
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
2009 елның 6 апрелендәге 201 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә “Татарстан Республикасының бюджет өлкәсендәге аерым хезмәткәрләрне дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү турында” 30.12.2004 елдагы 584 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәртү кертелгән. Югарыда күрсәтелгән карар нигезендә дәүләтнеке булмаган пенсияне билгеләү шартлары кертелде.
2010 елның 1 мартында тәмамланырга тиешле торакны бушлай хосусыйлаштыру вакытлары башка озайтылмаячак дип хәбәр итте граждан, җинаять, арбитраж, процессуаль законнар буенча дума комитеты башлыгы Павел Крашенинников.

22
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының урынбасары рәисе Ә.Б.Сираҗетдинов белән Министрлыкның квалификация комиссиясе утырышы узды. Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең белемнәренә, күнекмәләренә һәм һөнәр дәрәҗәсенә бәя бирделәр.

21
апрель, 2009 ел
сишәмбе
Республикада “Без булдырабыз” исемле хәйрия акциясе башланды. Акциянең төп максаты булып акцияне үткәрүдән кергән акчаларны Балаларны халыкара яклау көненә багышланган һәм ятим балаларга, инвалид балаларга, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән хәйрия чараларын үткәргәндә файдалану өчен акча җыю тора.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Анда 4 федераль закон проекты һәм берничә республика законы проектлары тикшерелде. Барлык закон проектлары Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International