02.02.2009 елдагы 54 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Вафин Минфаикъ Харис улы Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе вазыйфасына билгеләнде.
РФ Дәүләт Думасының конституция законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин (“Бердәм Россия”) белдергәнчә, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” федераль законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты белән “муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү институты булдырыла”.