ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү һәм “Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүнең өстәмә чаралары турында” 14.11.2007 елдагы ПУ-610 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан өстәмә чаралар кабул ителде.

14
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе
Федераль суд приставлары хезмәте (ФСПХ) 2009 елның гыйнварыннан бөтен Россия Федерациясе буйлап бурычлы гражданнарга бурычлары хакында телефон аркылы хәбәр итеп торачак.

13
гыйнвар, 2009 ел
сишәмбе
Бөтендөнья финанс кризисы шартларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте тискәре тенденцияләрне киметү өчен киң чаралар комплексын кабул итә, шул исәптән хезмәт базарындагы хәлне җайга салуга юнәлтелгән кризиска каршы чаралар эшләнә.

12
гыйнвар, 2009 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды.
РФ Президенты Дмитрий Медведев “Россия Федерациясе судлары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка керүне тәэмин итү хакында” Федераль законга кул куйды.

11
гыйнвар, 2009 ел
якшәмбе
2008 елның 18 декабрендәге 899 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасында айлык бердәм социаль юл йөрү билетлары һәм балалар өчен айлык бердәм социаль юл йөрү билетлары бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
РФ Президенты “РФ Иҗтимагый палатасы турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды. Закон “Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы турында” Федераль законның Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының максат-бурычлары һәм вәкаләтләренә кагылышлы бертөркем нигезләмәләрен тәгаенләүгә, шулай ук аның эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

29
декабрь, 2008 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының оештыру эше бүлеге башлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты.
Үткән атна ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары арасындагы йөкләмәләрне бүлешү турындагы килешү нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.

27
декабрь, 2008 ел
шимбә
2008 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында нефть тармагын үстерү максатларында федераль законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең икенче утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International