ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2008 ел
җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык коллегиясе утырышы узды, аның барышында 2008 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында башкарма дисциплинаның һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүнең торышы мәсьәләсе турында фикер алыштылар, шулай ук 2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы Программасын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр чыгардылар.

25
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышы
үтте.

17
декабрь, 2008 ел
чәршәмбе
Республикабызда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау мәсьәләсенә соңгы вакытта аеруча нык әһәмият бирелә. Үткән елда беренче тапкыр Казанда VI һәйкәлләрне саклау органнарының Бөтенроссия съезды узды, Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевнең Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә законлылык үтәлешен контрольдә тоту һәм мәдәни мирасны саклау Федераль хезмәте җитәкчесе Борис Боярский белән очрашуы булды.
Республикабызның иҗтимагый-сәяси газеталары: 2008 елның 12 декабрендәге 246-247 номерлы “Республика Татарстан” һәм 2008 елның 17 декабрендәге 254 номерлы “Ватаным Татарстан” газеталарында “Туры элемтә” бүлегендә әлеге газеталарны укучыларның турыдан-туры элемтә барышында биргән сорауларына Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов биргән җавапларны бастырып чыгардылар.

16
декабрь, 2008 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда финанс кризисының Татарстандагы хезмәт базарына тәэсире турында фикер алыштылар. Мәсьәлә буенча фикер алышуда комиссия әгъзасы буларак ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.

15
декабрь, 2008 ел
дүшәмбе
РФ Судьялары Советы үзләренең рәсми сайтында VII Бөтенроссия судьялары съездының “Россия Федерациясе суд системасы торышы һәм аның үсешенең өстенлекле юнәлешләре” исемле 2008 елның 4 декабрендәге карары дөнья күрде.
Бүген ТР Юстиция министрлыгында ТР юстиция министрының беренче урынбасары рәислегендә ТР Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча даими эшче төркем утырышы узды.

13
декабрь, 2008 ел
шимбә
1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе 3 декабрь көнен “Халыкара инвалидлар көне” дип игълан итте.

12
декабрь, 2008 ел
җомга
РФ Хөкүмәте “Автотранспорт чараларын урлау һәм аларны кире кайтаруны тәэмин итүдә Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең хезмәттәшлеге турында килешү”не раслау өчен Дәүләт Думасына кертә.
“Хокук һәм хәят” журналының 2008 елдагы № 6 (53) номерлы ноябрь санында “Закон һәм җирле үзидарә” бүлегендә “Территориаль үзгәртеп корулар – заман таләбе” мәкаләсе дөнья күрде. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков муниципаль берәмлек территорияләре чикләрен картографик тасвирлау буенча яңа закон проектларын әзерләүнең кирәклеге нәрсә белән бәйле булганлыгы турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International