ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп кору мәсьәләсе буенча җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары белән практикумнар уздыруны дәвам итә. Бүген Дәүләт Советының кече залында чираттагы өченче дәрес узды, анда барлыгы 24 кеше, шул исәптән ТРның Аксубай, Алексеевск, Әлки, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координация комитеты утырышы узды.

10
декабрь, 2008 ел
чәршәмбе
Бу тапкырга “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналның редакция советының күчмә утырышы “Ливадия” Казан санаториенең дәвалау корпусында узды.
2008 елның 9 декабрендә Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалындагы уку корпусында “Коррупциягә каршы тору” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Сүз милли, региональ һәм муниципаль коррупциягә каршы сәясәт проблемалары һәм перспективаларын формалаштыру һәм гамәлгә ашыру турында барды. Әлеге чараны ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Түбән Кама муниципаль районы администрациясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (Татарстан Республикасы буенча филиал) (БФТИ), Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты (КЮИ), Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан шәһәре) (ИИ һ Х) оештырдылар.

9
декабрь, 2008 ел
сишәмбе
Прокуратура протесты белән бәйле рәвештә, норматив-хокукый актны “Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында” 2006 елның 23 маендагы 307 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына туры китерү максатында, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең 2008 елның 23 октябрендәге 6999 номерлы карары белән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 31.05.2007 елдагы 1063 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде. Документ нигезендә 3 юлдагы “Гомуми файдаланудагы урыннарны яктырту” (“Освещение МОП”) исәп-хисап документының бердәм формасыннан төшереп калдырылган.
РФ Дәүләт Думасы “Аерым категория гражданнарны матди тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү максатында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын 1 нче укылышта кабул итте дип хәбәр итә РФ Дәүләт Думасының матбугат хезмәте.

6
декабрь, 2008 ел
шимбә
Бу атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә федераль закон чыгаруны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. Сүз Татарстан Республикасында нефть тармагын үстерү турында барды.

5
декабрь, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов катнашуында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы Президиумы утырышы узды.
2008 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Юрист көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара булып узды. Бәйрәмгә республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль территориаль структуралары, суд, прокуратура, адвокатура, акционерлык җәмгыятьләре һәм компанияләре юристлары чакырылган иде. Билгеле булганча, 2008 елда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә илебез юристлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен быел беренче тапкыр билгеләп үттеләр.

4
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының ТР законнарының эш нәтиҗәлелеген бәяләү буенча комиссиясе утырыш узды. Утырышта Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре тикшерелде. Эшче төркем әгъзасы буларак, Комиссия эшендә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International