ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Гражданнарны күчмә кабул итүне уздыру хакында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгы белән расланган график нигезендә, 2008 елда Республиканың ун муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Күчмә кабул итүләрне уздырыр алдыннан җирле халыкка уздырылачак чараның көне һәм вакыты турында массакүләм мәгълүмат чаралары (җирле телевидение, рәсми басмалар) аркылы хәбәр ителде.

2
декабрь, 2008 ел
сишәмбе
“Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләре күрсәтә торган, дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәтләр күрсәтү исемлеген раслау турында” 2008 елның 20 ноябрендәге 823 номерлы ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә 2009 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләре күрсәтә торган, дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәтләр исемлеге гамәлгә кертелә. Хезмәт күрсәтү төрләре һәм социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-икътисади һәм социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү ешлыгы билгеләнгән.
Бүген “Республика Татарстан “ газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Кормановның “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары укучылары белән “туры элемтә” булып узды. Бер сәгать эчендә укучылар юстиция министрына егермегә якын сорау бирде. Шалтыратулар Казаннан, шул исәптән Урман арты, Константиновка бистәләреннән килгән кебек, муниципаль районнар һәм республика шәһәрләреннән  дә килде.

26
ноябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Россия Президенты “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законга үзгәреш кертү хакында” Федераль Законны имзалады. Законның яңа редакциясе нигезендә “Россия Федерациясе муниципаль хезмәт турында” 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль Законны 9 статья (“Муниципаль хезмәткәрләрнең класслы чиннары”) белән тулыландыру күздә тотыла.
Берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала тууга бәйле рәвештә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүне көчәйтү максатларында Татарстан Республикасы Президенты 2008 елның августында “Берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала тууга бәйле рәвештә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында” Указ имзалады.

25
ноябрь, 2008 ел
сишәмбе
Гамәлдәге закон нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләү конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла. Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТР юстиция министры урынбасары - ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары белән муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп оештыру мәсьәләләре буенча практикум уздырды. Чарада катнашу өчен Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Питрәч, Тәтеш муниципаль районнары һәм Казан шәһәр округы вәкилләре чакырылган иде.

24
ноябрь, 2008 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы гражданнарын гадәттән тыш хәлләр турындагы мәгълүмат белән үз вакытында тәэмин итү максатларында 2008 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр турында SMS-хәбәрләр тарату хакында боерык кабул ителде.
2008 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Татарстан Республикасының 2009-2011 елларга Коррупциягә каршы көрәш сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика Программасын раслады. Әлеге Программа нигезендә республика министрлыклары, ведомстволары, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ведомство һәм муниципаль программалар эшли һәм аларны гамәлгә кертүне тәэмин итә.

22
ноябрь, 2008 ел
шимбә
РФ Дәүләт Думасы Конституциягә Президент вәкаләтләре вакытын 4 елдан 6 елга кадәр, парламентның түбән палатасы вәкаләтләре вакытын 4 елдан 5 елга кадәр озайту турында төзәтмәләр кертүне хуплады. Әлеге нормалар киләсе Президент һәм Парламент сайлауларыннан соң үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International