Парламент сайлаулары алдыннан республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларында Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләренең муниципаль район һәм шәһәр округлары халкы белән очрашулары уза.
Россия Федерациясе Премьер-министры В.В.Путин ана капиталын торак шартларны яхшырту өчен ана капиталыннан ире яки хатыны да файдалана алу мөмкинлеген бирүче үзгәрешләр кертте. Хәзер ана капиталыннан ипотека бурычларын түләү өчен хатын-кызларның рәсми ирләре дә файдалана ала. Моңарчы исә күпчелек ипотека кредитлары ата кешеләргә рәсмиләштерелгән булса да икенче һәм шуннан соң туган бала өчен бирелә торган ана капиталыннан бары хатын-кызларның гына файдалану хокукы бар иде.
2009 елның 1 гыйнварыннан алып Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасының административ-территориаль берәмлекләре реестрын алып бара башлады.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов өченче чакырылыштагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә “Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” закон проектын тәкъдим итте.