ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген министр урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр арасыннан өчесе Татарстан законнарына кагылышлы иде.

22
апрель, 2008 ел
сишәмбе
2008 елның 16 апрелендә Федерация Советы “Россия Федерациясен тәмәкегә каршы көрәш буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Рамочная конвенциясенә кертү турында” Федераль законны хуплады. Россия Федерациясе тәмәке тартуга каршы көрәш өчен кирәкле закон һәм административ чаралар күрергә йөкләмә ала.
Кичә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Президиумы Советы утырышында катнашты, анда ул “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру барышы хакында” мәсьәлә турында фикер алышу кысаларында муниципаль реформаны тормышка ашыруны норматив-хокукый тәэмин итү буенча республикада үткәрелә торган чаралар турында доклад белән чыгыш ясады.

21
апрель, 2008 ел
дүшәмбе
Узган атнада бердәм банк бүлеге хезмәткәре А.Р.Габдрахманов Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнарында булды, сәфәрнең максаты – муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына бердәм банкка кертү өчен җибәргәндә килеп туа торган мәсьәләләрне хәл итүдә методик ярдәм күрсәтү.
2008 елның 14 нче апреленнән алып 20 апреленә кадәр Башкортостан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә Хокук буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы булды, анда Татарстанда үткән Хокук буенча республикакүләм мәктәп укучылары олимпиадасында җиңеп чыгучылар, шулай ук узган елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының җиңүчеләре катнашты. Татарстан командасы составына Казан, Әлмәт, Чаллыдан, Саба һәм Чүпрәле муниципаль районнарыннан 13 укучы керде.

19
апрель, 2008 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы традицион язгы шимбә өмәсендә катнашты. Төп максат – Министрлык бинасын май бәйрәмнәре алдыннан җыештыру. Кыш дәвамында җыелган чүп-чарны, былтырга яфракларны җыярга кирәк. Барлык территория дә җыештырылды: газоннарны казыдылар, бинаның фасадын юдылар, юллар, ишегалды, гараж тәртипкә китерелде. Бина эчендә тәрәзәләр ялтырап-елмаеп калдылар. Кыш көннәрендә җыелган тузан һәм пычрак юылды.

18
апрель, 2008 ел
җомга
Бүген ТР Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә эшче төркем утырышы булды, анда “Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында” ТР законы проекты тикшерелде.
“Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” Федераль закон, Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы Законы таләпләрен үтәүне тәэмин итү һәм гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итә алу конституциячел хокукларын саклау максатларында ТР Юстиция министрлыгында Министрлык җитәкчелеге тарафыннан шәхси сораулар белән халыкны кабул итү тәртибе регламентлаштырылды.

17
апрель, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Әлмәт шәһәрендә ТР Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Сарман муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары катнашында күчмә уку-укыту семинары булды. Укуларда югарыда күрсәтелгән районнардан 78 вәкил катнашты. Алардан тыш семинар укуларында райондагы юридик хезмәтләр, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International