ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2008 ел
чәршәмбе
РФ Югары Суды Дәүләт Думасы каравына “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” ФЗның 3 статьясына һәм РФ Граждан процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын кертә.

12
февраль, 2008 ел
сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында узган киңәшмәдә Зеленодольск, Балык Бистәсе һәм Мамадыш муниципаль районнары закон проектларын әзерләгәндә күрсәтелгән муниципаль берәмлекләр чикләре һәм территорияләренең картографик тасвирламасы буенча эшләр барышы турында мәсьәлә каралды.
Россиягә интернетны хокукый җайга салу турында закон кирәк, ул аның басмаларын цивилизацияле кагыйдәләр буенча эшләргә мәҗбүр итәр иде, - дип саный РФ Юстиция министрлыгы Россия хокук академиясенең мәгълүмат хокукы кафедрасы мөдире юстиция генерал-лейтенанты Андрей Морозов.

11
февраль, 2008 ел
дүшәмбе
Дәүләт Думасы җомга көнне узган утырышында өченче укылышта төзәтмәләр кабул итте, алар нигезендә дини югары уку йортлары дәүләт аккредитациясен, ә аларны тәмамлаучылар – дәүләт үрнәгендәге, әмма дәүләт гербы сурәте төшерелмәгән дипломнар алачаклар.
Узган якшәмбедә ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы-2008” гомумроссия чабышында катнаштылар. Алар арасында чаңгы ярышына гаиләләре белән чыгучылар да бар иде. Быелгы чаңгы ярышында Гаилә эстафетасы беренче тапкыр үткәрелде һәм ул Гаилә елына багышланган иде.

9
февраль, 2008 ел
шимбә
Дәүләт Думасы “Гражданнарның һәм оешмаларның Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге судларның суд эшчәнлеге турында мәгълүматка хокукларын тәэмин итү турында” закон проектын карап тикшерү эшенә кереште. Документ РФ Югары Суды тарафыннан әзерләнгән.

8
февраль, 2008 ел
җомга
Милекчелек рәвешенә бәйсез рәвештә, предприятиеләрнең хезмәткәрләре арасында хокук бозуларны кисәтүне оештыру максатында, 2008 елның 31 гыйнварындагы 53 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән Предприятиенең хокук бозуларны профилактикалау советы турында типлаштырылган нигезләмә расланды.
Бу атна башында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Шумково авыл җирлегенең хисап бирү сессиясендә катнашты. Анда ул авыл җирлегенең активы белән очрашты һәм сессиядә чыгыш ясады.

7
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советында “Җирле үзидарә турында законнарны камилләштерү эше турында” темасына матбугат конференциясе узды. Бу өлкәдәге мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм ТР ДСның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.С.Федоров сөйләделәр.
Кичә Зеленодольск шәһәрендә аерым нотариаль гамәлләр башкару буенча Зеленодольск, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау муниципаль районнары җирлекләренең җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары катнашында күчмә зона семинары узды, аны ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар булдыру департаменты оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International