ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
2008 елның 14 гыйнварыннан алып 31 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә муниципаль районнардан һәм шәһәр округларыннан 297 муниципаль акт керде. Бердәм банкны булдыру эшенә Әгерҗе, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Буа, Биектау, Мамадыш, Яңа Чишмә, Теләче, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тәтеш, Зеленодольск, Түбән Кама муниципаль районнары, Казан шәһәр округы актив катнашты.

6
февраль, 2008 ел
чәршәмбе
Кичә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Чаллы шәһәренә эш сәфәре вакытында Чаллы шәһәр суды рәисе Р.Н.Хәмитов белән очрашты. Очрашу барышында “Чаллы” шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләрен билгеләү һәм тасвирлау белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышынды.
ТР юстиция министры М.М.Корманов оператив киңәшмә үткәрде, анда ТР Дәүләт Советына ТР Президенты Юлламасын гамәлгә ашыру, 2008 елда ТР Министрлар Кабинетының закон проектларына кагылышлы эшчәнлеге планын үтәү буенча эшне оештыру белән бәйле, шулай ук җирлекләрнең чикләре һәм тапшыру (бүлү) актлары буенча закон проектларына кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде.

5
февраль, 2008 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россиядә Юристлар көнен билгеләү турында указга кул куйды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының 2007 елның 29 декабрендәге 169 номерлы карары белән Суд статистикасын алып бару буенча кулланма  расланды.

4
февраль, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экпертлар советы утырышы булды, анда 16 закон проекты карап тикшерелде: аларның 14 е Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан хупланды һәм 2008 елның 5 февралендә ТР Министрлар Кабинетында узачак Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышының көн тәртибенә кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Башкортостан Республикасы юстиция министры А.А.Старшинин һәм министрлыкның законнар, хокукый экспертиза һәм БР ведомство норматив актларын теркәүгә алу бүлеге җитәкчесенең урынбасары С.А. Исламова эш визиты белән булып киттеләр.

2
февраль, 2008 ел
шимбә
30 гыйнварда пленар утырышта Федерация Советы “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон проектын һәм “РФ Федераль Җыены Федерация Советын булдыру тәртибе турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проектын закон чыгару инициативасы тәртибендә кертү турында карар кабул итте.

1
февраль, 2008 ел
җомга
29 гыйнварда Мәскәүдә Берлекләр Йортының Колонналы залында “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Чираттан тыш Съезды булды. Съезд эшендә делегатлар сыйфатында “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе, ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм Татарстан бүлеге аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин катнаштылар. Мәскәүдән кайткач, алар «Татарстан» ДТРКга интервью бирделәр.
Суд карарларын үтәүдән качып йөргән бурычлылар чит илгә чыга алмаячаклар. 1 февральдә “Үтәтү производствосы турында” законның яңа редакциясе көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International