ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2007 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерү агентлыгының максатчан һәм нәтиҗәле эшчәнлеге турында бездә генә сөйләп һәм язып калмыйлар, ә аның турында бөтен Россиядә беләләр. Районнарда һәм шәһәрләрдә - форумнар, ә аннары Президент һәм республиканың башка җитәкчеләре катнашында республика съездын үткәрү, урта һәм кече бизнес вәкилләренә матди һәм юридик ярдәм күрсәтү – моңа ачык дәлил.
2007 еның 2 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” 2004 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча алга таба чаралар һәм республика дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү тәртибен камилләштерү турында” 336 номерлы карар кабул итте.

6
август, 2007 ел
дүшәмбе
“Россия Федерациясе Җинаять кодексының 145.1 статьясына үзгәреш кертү турында” 2007 елның 24 июлендәге 203-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә хезмәт хакы, пенсияләр, стипендияләр, пособиеләр һәм законда билгеләнгән бүтән түләүләрне түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин затлар даирәсе киңәйде.
“Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”, “Атмосфера һавасын саклау турында” Федераль законнар, “Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау турында”, “Атмосфера һавасын саклау һәм аннан рациональ файдалану турында” Татарстан Республикасы законнары нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары әйләнә-тирә мохит торышын контрольдә тоту, табигать ресурсларыннан рациональ файдалануны тәэмин итү буенча вәкаләтләрнең киң даирәсен гамәлгә ашыра. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан стационар чыганакларга атмосфера һавасына зарарлы (пычрата торган) матдәләр чыгаруга рөхсәтләр бирүне оештыру турында вакытлыча нигезләмә проекты эшләнде. Ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына дәүләт теркәвенә алу өчен бирелде.

4
август, 2007 ел
шимбә
КоАПның аерым нигезләмәләрен Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләренә туры китерү, шулай ук юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны көчәйтү максатларыннан, “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон белән Кодексның 4, 11, 12, 15, 23–27, 28 һәм 32 бүлекләренә үзгәрешләр кертелде.

3
август, 2007 ел
җомга
Татарстан Республикасының тормышчан җитди мәнфәгатьләрен тәэмин итүдә мәгълүмати куркынычсызлык мөһим роль уйный. Бу беренче чиратта җәмгыятьнең үсешкә ирешкән һәм якланган мәгълүмати мохитын булдыру ихтыяҗы белән нигезләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында мәгълүмати куркынычсызлык чараларын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютерлар системалары бүлеге җитәкчесе А.Г.Сафин катнашты.
2007 елның 2 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының “2007 елның беренче ярты еллыгында эш нәтиҗәләре һәи икенче ярты еллыгына бурычлар турында” коллегия утырышында катнашты.
Кичә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.М.Миңнеханов катнашында торакны гамәлгә кертү һәм Авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр өчен торак төзү программасына үтәү барышы буенча киңәшмә- видеоконференция булды.

2
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикада гамәлдә булган предприятиеләрне финанс савыктыру һәм банкротлыгы мәсьәләләре бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә үткән киңәшмәдә яңгырады. Аны Салым хезмәте идарәсе җитәкчесе М.Р.Шаһиәхмәтов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров та катнашты һәм чыгыш ясады.
2007 елның 24 июлендә “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерү, эш башкару, хезмәт күрсәтүләргә заказлар урнаштыру турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 218-ФЗ номерлы Федераль закон һәм, аерым нигезләмәләрдән гайре, 2007 елның 1 октябреннән көченә керәчәк Россия Федерациясенең аерым закон актлары кабул ителде. Законда төбәк һәм җирле Интернет–сайтларны эзлекле бетерү һәм дәүләт (муниципаль) заказларны урнаштыру турында бөтен мәгълүматны бастыруны күз алдында тоткан бөтенроссия Интернет–порталын төзү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International