ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2007 ел
җомга
Хәйрия елы дип игълан ителгән 2007 елда ТР Юстиция министрлыгы Яшел Үзән балалар йортын шефлыкка алды. Моның белән бәйле балалар йорты директоры Киселева С.Ш. белән элемтәгә керде һәм балалар йортында яшәүче балаларның ихтыяҗларын ачыклады. Министрлыкта татлы пироглар һәм кабартмалар пешерү өчен өйдә ясалган кайнатмалар һәм повидлолар җыю турында игълан ителде, чөнки балаларга тәм-том җитми икән. Министрлык хезмәткәрләре балалар йорты китапханәсе өчен балалар китаплары, шулай ук спорт инвентаре да җыйды.

12
апрель, 2007 ел
пәнҗешәмбе
«Право и государство: теория и практика» журналы 2007 елның 3 санында юридик фәннәр кандидаты, доцент, ТР юстиция министры М.М.Кормановның “Федераль закон иҗат итү процессында РФ субъектының закон чыгару органы һәм РФ Хөкүмәте багланышлары” мәкаләсен бастырып чыгарды. Анда Федераль закон иҗат итү барышында РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнарының катнашуы мәсьәләләренә һәм аларның РФ Хөкүмәте белән багланышларындагы төп проблемаларга игътибар бирелгән.

11
апрель, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Кремльдә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышы булды, анда ТР юстиция министры М.М.Корманов “Хәйрия эшчәнлеген законнарда җайга салуны камилләштерү турында” доклады белән чыгыш ясады.
Бүген ТР Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнарының мөлкәти йөкләмәләре буенча тапшыру актларын төзү, имзалау мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре һәм ТР Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ачып җибәрде.

10
апрель, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру мәcьәләләре буенча даими эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Аны ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәрде. Утырышта Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыруның ТР Юстиция министрлыгы Программасы үтәлеше турында хисап тыңланды. Министрлыкның структур бүлекчәләре эше турында хисаплар яңгырады, фикер алышулар булды, тәкъдимнәр һәм кисәтүләр кертелде.

9
апрель, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конференц-залында ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» ГСП ТТБ сәяси советы секретаре Ф.Х.Мөхәммәтшин республика министрлыклары дәүләт хезмәткәрләренең берничәсенә «Бердәм Россия» партия билетын тапшырды. Тантана башланыр алдыннан Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Рсепубликасының социаль-икътисадый үсеше турында, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге эше турында һәм татарстан “бердәм россиялеләр”енең республикадагы күп кенә социаль әһәмияттәге проблемаларны хәл итүләре турында сөйләде.
2007 елның 6-7 апрелендә Татарстан Республикасы юстиции министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров “Автоном учреждениеләр турында” Федераль законны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру хакында” ТР Президенты Указын гамәлгә ашыруга багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты. Ул “Автоном учреждениеләр турында” Федераль законны эшләүчеләр – Югары икътисад мәктәбе проректоры Б.Л. Рудник һәм Югары икътисад мәктәбе – Мәгарифне үстерү институты Дәүләт идарәсенең гамәли икътисадый тикшерүләр һәм эшләнмәләр үзәге директоры урынбасары  Н.Я. Осовецкая катнашында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең утырышлар залында узды.
2007 елның 4 апрелендә ТР юстиция министры М.М.Корманов ТР Дәүләт Советы вәкиле һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкиле сыйфатында РФ Югары Судының Граждан эшләре буенча суд коллегиясе утырышында катнашты. Анда И.Г. Ибраһимов, А.М. Галимов һәм башка гражданнарның “Татарстан Республикасы Әлмәт районының һәм Әлмәт шәһәренең чикләрен үзгәртү турында” 03.09.2003 елдагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына һәм “Әлмәт районының һәм Әлмәт шәһәренең чикләрен үзгәртүне раслау турында” 01.10.2003 елдагы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына дәгъва белдерүләре турында кассация шикаяте каралды.

7
апрель, 2007 ел
шимбә
Кичә ТР Юстиция министрлыгында Казан шәһәре югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары арасында конкурсның соңгы III туры тәмамланды. Бәйгене гамәлгә куючылар - ТР Юстиция министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм КонсультантПлюс челтәренең Татарстан Республикасында рәсми вәкиле - «Консалтинг, Информационные технологии» фирмасы менә инде өченче ел конкурс үткәрү юлы белән юридик белгечлек буенча елның иң яхшы студентын ачыклый.

6
апрель, 2007 ел
җомга
Казан шәһәре мэриясенең яшел залында “Хокук һәм хәят” журналы Редакция советының чираттагы утырышы үтте. Анда берничә мәсьәлә каралды: узган 2006 ел йомгаклары, киләсе санның төп темалары турында фикер алышу һәм аларны раслау, иң яхшы материалга иҗади бәйгене озайту турында мәгълүмат һәм 2007 елның декабрь аена билгеләнгән журналның 95 еллыгына әзерлек мәсьәләләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International