ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2007 ел
пәнҗешәмбе
«Законы России: опыт, анализ, практика» журналы 2007 елның 3 нче санында ю.ф.к., доцент, ТР юстиция министры М.М.Кормановның һәм ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяровның “РФ субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары белән РФ Президенты арасындагы багланышлар” дигән мәкаләсен бастырып чыгарды. Анда РФ Президенты һәм РФ субъектларының закон чыгару органнары арасындагы багланышларның мөмкин булган формаларына анализ ясала һәм аларны гамәлгә ашыру практикасы гомумиләштерелеп бирелә.

4
апрель, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” комплекслы проекты чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе булды. Анда “Электрон Хөкүмәт” комплекслы проектын гамәлгә кертүне координацияләүче эшче төркем җитәкчесе урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе А.Н.Юртаев, “Мәгълүмати технологияләр үзәге” ДИ генераль директоры урынбасары А.Р.Хәйруллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының “Электрон Хөкүмәт” секторы хезмәткәрләре, “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын эшләүчеләр төркеме әгъзасы А.В.Устиновская катнашты.

3
апрель, 2007 ел
сишәмбе
2007 елның 3 апрелендә ТР Министрлар Кабинетында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара  координацияләү комитеты утырышы булды, анда Татарстан Республикасының тармак министрлыклары тарафыннан “ “Автоном учрежденияләр турында” Федераль законны Татарстан Республикасында тормышка ашыру чаралары хакында” 2007 елның 29 мартындагы ПУ-155 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указын үтәү барышы турында мәсьәлә каралды.

2
апрель, 2007 ел
дүшәмбе
Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары административ комиссияләре рәисләрен һәм секретарьларын укыту турында карары нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2007 елның 30 мартында “Административ комиссияләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” темасына семинар-киңәшмә үткәрде.

30
март, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коллегиянең ачык утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеге турында мәсьәләләр каралды. Утырышны ачып, ТР юстиция министры М.М.Корманов фикер алышуга чыгарылган теманың актуальлеген билгеләп үтте.

29
март, 2007 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм КонсультантПлюс челтәренең Татарстан Республикасында рәсми вәкиле - «Консалтинг, Информационные технологии» фирмасы ( КИТ фирмасы) яз көне традицион рәвештә Казан шәһәре югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары конкурсын үткәрә. Конкурс Казан югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары арасында юридик белгечлек буенча белем дәрәҗәсен һәм елның иң әйбәт студентын билгеләячәк.

28
март, 2007 ел
чәршәмбе
27 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә хокук бозуларны профилактикалауның күпбуынлы комплекслы программасын төзү һәм аны активлаштыру буенча эшнең торышы турында” дигән темага Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды. Сүз балаларның җәйге һәм кышкы ялы турында, яшүсмерләр мәшгульлеге турында, балигъ булмаганнар эшләре комиссияләренең үзара багланышлары, адмкомиссияләрнең участок вәкаләтле вәкилләре һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча җәмәгать формированиеләре турында, хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе буенча җәмәгать милициясе эше турында барды. Яшүсмерләр белән эшләүдә проблемалар һәм кимчелекләр ачыкланды, хокук бозуларны профилактикалау системасын төзү чаралары һәм юллары тәкъдим ителде.
ТР юстиция министры М.М.Корманов Тарловкада яшәүчеләрнең инициативалы төркеме белән очрашты. Искә төшерәбез, Тарловкада яшәүчеләр үзләренең поселоклары кайсы муниципаль районга караячагын билгеләргә тиеш, чөнки рәсми документларда ул торак пункт буларак юридик яктан беркетелмәгән һәм Алабуга, Тукай муниципаль районнары һәм «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге тоташкан урында урнашкан.

26
март, 2007 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Дәүләт Думасы утырышында катнашты. Анда “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участоклары саны турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты беренче укылышта каралды. Искә төшерәбез, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов РФ Федераль Җыеныны Дәүләт Думасында югарыда әйтелгән закон проектын карап тикшергәндә ТР Дәүләт Советы вәкиле итеп билгеләнгән иде.

23
март, 2007 ел
җомга
2007 елның 7 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Саба муниципаль районы Советы депутатларының хисап сессиясе эшендә катнашты. Утырышта Советның һәм район хакимиятенең 2006 елда башкарылган эшләре һәм 2007 елга бурычлар турында хисап тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International