ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2007 ел
сишәмбе
2007 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Мәскәүдә Хөкүмәт Йортында узган Башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнары багланышлары буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Анда ике мәсьәлә карап тикшерелде.
2007 елның 19 февралендә ТР Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясендә узган елга эш йомгаклары чыгарылды һәм агымдагы 2007 елдагы эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашты. Доклад белән чыгыш ясаган ТР юстиция министры М.М.Корманов узган 2006 елны республикада яшәүче гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашыру процессларын хокукый тәэмин итү буенча җитди функциональ-структур үзгәрешләр елы дип атады.

17
февраль, 2007 ел
шимбә
2007 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру белән бәйле Татарстан Республикасы закон проектларын эшләү буенча эшче төркем утырышы булды.

16
февраль, 2007 ел
җомга
2007 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы судьяларының IV нче берләшкән хисап-сайлау конференциясендә катнашып, “Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү буенча эш турында” доклады белән чыгыш ясады.

15
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 14 февралендә юстиция министры М.М.Корманов “Алабуга” муниципаль берәмлегенең шәһәр советы аппараты җитәкчесе М.Ш.Йосыпов һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Р.М.Усманова белән бергә Тарловка поселогында яшәүчеләр белән очрашты. Җитәкчеләр очрашуга аеруча четерекле мәсьәлә белән килде: Тарловка поселогы халкы үзләренең поселогы кайсы муниципаль районга караячакны билгеләргә тиеш, чөнки торак пункт буларак ул рәсми документларда юридик теркәлмәгән һәм Алабуга, Тукай һәм Чаллы муниципаль районнары тоташкан урында урнашкан.

14
февраль, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 13 февралендә Әлмәттә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы буенча комитетының күчмә утырышы булды. Анда Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш зонасы муниципаль районнарында (Азнакай, Әлмәт, Сарман, Ютазы муниципаль районнары) хокук бозулар профилактикасының күпбуынлы комплекслы системасын төзү эшенең торышы һәм аны активлаштыру буенча чаралар турындагы мәсьәләләр каралды.

12
февраль, 2007 ел
дүшәмбе
«Кыш булмаса әгәр шәһәрләрдә, авылларда, бу күңелле көннәрне белмәс идек без беркайчан да» дип җырлана популяр бер мультфильмда.
«Татарстан чаңгы юлы - 2007»дәге Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең чаңгыдагы узышлары күңелле, дәртле, бәйрәмчә генә булып калмыйча, уңышлы да булда әле. М.М.Корманов җитәкчелегендә Минюст чаңгычылары командасы якшәмбе көнне бердәм рәвештә чаңгыга басты. Чаңгыда йөрү министрлыкның күп кенә хезмәткәрләре өчен иң яраткан кышкы спорт төре булып тора һәм бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашу – ул үз көчеңне тикшереп карау һәм үзеңнең физик мөмкинлекләреңне раслау ысулы иде.

9
февраль, 2007 ел
җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең берләштерелгән утырышы эшендә катнашты. Анда 2006 ел өчен Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетын үтәү йомгаклары китерелде һәм 2007 елга Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары билгеләнде.
2007 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров коллегия әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда Татарстан Республикасы ЗАГС органнарының 2006 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды һәм 2007 елга бурычлар билгеләнде.

8
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 7 февралендә ТР юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш” турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру буенча чаралар турында фикер алышуга багышланган матбугат очрашуында катнашты. Коррупциягә каршы көрәш проблемасы турында сөйләшүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе З.Г.Яһүдин, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Г.С. Галимов, ТР Президенты Аппаратының Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча бүлек җитәкчесе Ш.Х.Дәүләтгилдиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International