ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратының квалификация (аттестация) комиссиясе утырышы булып узды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасар, квалификация (аттестация) комиссиясе рәисе С.Н.Столяров алып барды.


29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Бүген, 2013 елның 29 гыйнварында , Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итү уздырды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Яңа Савиново районының 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Татарстан Республикасы Зәй районы һәм Зәй шәһәре 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Татарстан Республикасы Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Татарстан Республикасы Тәтеш районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының консультанты, Татарстан Республикасы Балтач районы җәмәгать судьялары аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.


28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген, 2013 елның 28 гыйнварында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы уздырылды, анда 8 закон проекты каралды, шул исәптән 4 федераль закон проекты.


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга

Бүген, 2013елның 25 гыйнварында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ә.Ә.Сәфәров катнашты. Төп нотык белән “2012 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар турында” юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.


24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 20 гыйнварында, "Балалар университеты" К(И)ФУ проекты кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар Советы әгъзалары Балалар университетына йөрүче балаларның ата-аналары өчен түләүсез юридик консультация уздырдылар.


23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Кичә, 2013 елның 22 гыйнварында, Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районында белгечләрнең күчмә мәгълүмат- консультация төркеме тарафыннан быел беренче мәртәбә халыкны кабул итү уздырылды.


22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторының әйдәүче киңәшчесе вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.


18
гыйнвар, 2013 ел
җомга

Бүген, 2013 елның 18 гыйнварында, ”Вечерняя Казань” газетасы 5 нче номерында (4439) “Халык” адвокатлары хезмәт күрсәтүләренә бәяләр билгеләнмәгән” дигән мәкалә бастырып чыгарды , анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру хакында комментарий бирә.

Кичә, 2013 елның 17 гыйнварында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы белгечләре районның җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Әтнә муниципаль районына бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International