ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 21 октябрендә Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Яшь юристлар советының чираттагы утырышы булды, анда узып баручы елның 10 аена йомгак ясалды. Утырышта Казан шәһәре югары уку йортларының Совет составына керүче һәм Ассоциациянең төбәк бүлеге һәм Яшь юристлар советы тарафыннан оештырыла торган чараларда катнашып килүче вәкилләр очрашты.


7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында 2012 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.М.Ибәтов Зеленодольск шәһәрендә гражданнарны шәхси кабул итте.


6
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! 20 ел элек республикабыз парламенты, 1992 елгы референдумда чагылыш тапкан халык ирегенә таянып, Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итте.


2
ноябрь, 2012 ел
җомга

Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә “Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге” темасына ачык лекция укыды.

2012 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры гражданнарны кабат видео аша кабул итте. Видеоконференция элемтәсе сеансы Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында булды.


1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының миллионлаган гражданы дәүләт хезмәтләрен, чиратта торып вакыт сарыф итмичә, Интернет аша алуның җиңел һәм җайлы булуын белә. Берничә тапкыр төймәгә басып алып, ЮХИДИ штрафларын түләргә, санаулы минутлар эчендә кирәкле ведомствога мөрәҗәгать юлларга һәм башка онлайн хезмәтләр алырга мөмкин. Кичә ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Электрон Татарстан системасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең уңайлы булуы турында сөйләштеләр, ә юстиция министры М.М.Корманов исә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы мөмкинлекләре белән барлык хезмәткәрләрне дә таныштырды.

Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов, министр урынбасары Н.В.Рагозина ТР Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев һәм ТР район судлары рәисләре белән бергә Арча муниципаль районына эш сәфәренә чыктылар. Визитның максаты район җәмәгать судьяларының төзекләндерелгән биналарын карау иде.


31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген җәмәгать судьяларының һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды. Анда 27 җәмәгать судьясы һәм җәмәгать судьялары аппаратының 31 хезмәткәре үз белемнәрен күтәрделәр. Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, җәмәгать судьяларын һөнәри яктан яңадан әзерләү курсларын ябу вакытында чыгыш ясаганда, суд участокларын Россия законнарын тирәнтен белгән, закон нигезендә оператив рәвештә дөрес карар кабул итә алырдай югары профессионал кадрлар белән тәэмин итүнең әһәмиятен ассызыклады.
2012 елның 31 октябрендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы булды. Утырышның билгеләнгән көн тәртибенә ярашлы рәвештә "Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына балигьбулмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрен төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында" 2425-4 номерлы Татарстан Республикасы законы проектына кагылышлы мәсьәлә каралды.

30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Идел буе районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International