ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 15 февралендә норма төзү барышында дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының үзара мөнәсәбәттә торуын гамәлгә ашыру кысаларында “Муниципаль норматив хокукый актларны кабул иткәндә законлылыкны саклау” мәсьәләсенә багышланган видеоконференция тәртибендә киңәшмә булды. Аны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә оештырды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов алып барды.

14
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Төбәкләрне үстерү министрлыгының 2011 елның 27 декабрендәге 613 номерлы боерыгы белән муниципаль берәмлекләрнең территорияләрен төзекләндерүгә  кагылышлы норма һәм кагыйдәләрне эшләү буенча методик тәкъдимнәр расланды.

13
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Мөслим районының 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты һәм ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең 12 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
12 февральдә “Россия чаңгы юлы – 2012” XXX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы кысаларында Казанда «Татарстан чаңгы юлы – 2012» Республика массакүләм чаңгы ярышының шәһәр этабы узды. Ул республиканың иң масштаблы спорт чараларының берсе булып тора.

9
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшьләр бүлекчәсе хокукый агарту чараларын үткәрү кысаларында республикада социаль юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Болар: халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, мәктәп укучыларына хокук бәйгеләренә әзерләнүдә булышу, авыл мәктәпләрендә укучылар өчен “Хокук мәктәбе” проекты, хокукый нигилизмга каршы көрәш һәм башкалар.

7
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Заманча видеоэлемтәле компьютер технологияләреннән файдаланып халыкны дистанцияле кабул итү Татарстан Республикасы юстиция министры һәм Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Шулай да әйтергә кирәк – халыкны кабул итүнең элеккеге рәвешләре дә сакланды.

6
февраль, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең Казан шәһәре Яңа Савин районы җәмәгать судьясы аппаратының 6 нчы суд участогы суд утырышы секретаре, ТР Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре җәмәгать судьясы аппараты консультанты вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан итә.
2012 елның 1-2 февраль көннәрендә Татарстан Республикасында 9-11 сыйныф укучылары арасында хокук фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасы үтте. Үз яшьтәшләре арасында җиңү яулау һәм Бөтенроссия хокук олимпиадасының йомгаклау өлешенә бару өчен көрәштә 139 укучы катнашты. Республика олимпиадасының абсолют җиңүчесе – Казан шәһәре Мәскәү районы 122 нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Аль-Аккуми Алинә Әхмәд.

3
февраль, 2012 ел
җомга
2012 елның 30 гыйнварында Россия юристлары ассоциациясе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында чираттагы тапкыр Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелде.

2
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең ТР Әгерҗе районы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International