ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2008 ел
дүшәмбе
“Берьюлы өч һәм аннан күбрәк бала туу белән бәйле балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең өстәмә чаралары турында” 20 август 2008 елдагы ПУ-397 номерлы ТР Президенты Указы нигезендә, 2009 елның 1 гыйнварыннан берьюлы өч һәм аннан күбрәк бала туган очракта һәр балага 10000 сум күләмендә бер генә тапкыр бирелә торган пособие; берьюлы өч һәм аннан күбрәк туган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә һәр балага 1000 сум күләмендә яшь ярымга кадәр ай саен бирелә торган пособие билгеләнә.
Яшьләр эшләре буенча комитет утырышында депутатлар комитетның көзге сессиягә эш планын расладылар дип хәбәр итә Дәүләт Думасының матбугат хезмәте.

6
сентябрь, 2008 ел
шимбә
Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Россия Федерациясе Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты карап тикшерелә.

5
сентябрь, 2008 ел
җомга
Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә киңәшмә узды. Киңәшмә барышында “Азартлы уеннарны оештыру һәм уздыру буенча эшчәнлекне дәүләт тәртипкә салуы турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон проектына финанс-икътисадый җирлек турында сөйләштеләр. ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән, югарыда күрсәтелгән закон проекты, Кама Аланы шәһәр тибындагы поселокта уен зоналары булдыру өчен хокукый нигезләр оештыруга юнәлгән.
Үтеп баручы елның августында республиканың башкарма хакимияте органнарында законнар булдыру буенча эшчәнлек актив рәвештә алып барылды һәм республиканың башкарма хакимият органнары чыгарган норматив хокукый актларны дәүләт теркәве буенча Министрлык эше дәвам итте.

4
сентябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2007 нче ел һәм 2008 нче елның 8 аенда ТР ның дәүләт ихтыяҗлары өчен товар кайтарту, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүгә заказлар урнаштырганда РФ законнары һәм РФ ның бүтән норматив хокукый актларының үтәлешен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначейство департаменты уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Судьялар советы мантиядә булган бөтен кешеләргә дә хөкем карарларының кайсыларын Интернет челтәрендә нәшер итәргә яраганын, ә кайсылары нәшер итү өчен түгеллеген аңлатты.

3
сентябрь, 2008 ел
чәршәмбе
РФ Хөкүмәте “Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль Закон кабул итү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү турында карар кабул итте.

2
сентябрь, 2008 ел
сишәмбе
2008 елның августында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә җирле үзидарә органнарыннан бердәм банкка кертү өчен 358 муниципаль хокукый акт – җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары карарлары, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре карар һәм күрсәтмәләре килде.
1 сентябрь – Белем дөньясына яңа сәяхәт башы, бу беренче кыңгырау һәм дулкынлану, чәчәкләр һәм ак бантларның күплеге һәм, әлбәттә, традицион тынычлык дәресләре. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр өчен бу аеруча көтеп алынган көн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International