ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.А. Гомзик Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының эшче төркем утырышында катнашты, анда Татарстан Республикасы законнарының гамәлдә булу нәтиҗәлелеге карап тикшерелде.
Лениногорск шәһәрендә эш сәфәрендә булганда, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге административ комиссиясенең чираттагы утырышында административ материалларны карап тикшерү эшендә катнашты.

14
апрель, 2008 ел
дүшәмбе
Республика башкарма хакимияте органнарының актларын дәүләт теркәвенә алу гражданнарның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү, хокукый җайга салуны һәм чыгарыла торган норматив хокукый актларның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына туры килүен тикшереп торуны камилләштерү максатларында гамәлгә ашырыла.
Быелның февралендә узган “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналының Редакция советы утырышында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, генерал-лейтенант Әсгать Сәфәров юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына аерым игътибар биргән иде һәм бу җитди сөйләшүне ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсендә дәвам итәргә тәкъдим иткән иде. Редколлегия әгъзалары аның белән килештеләр һәм күптән түгел генә республика автомобиль инспекциясенең яңа, хозур бинасында очраштылар.

12
апрель, 2008 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Хөкүмәте ТР Министрлар Кабинетының Граждан хәле актларын язу Идарәсе белән Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, шулай ук граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре бирелгән җирле үзидарә органнары һәм Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең территориаль бүлекчәләре арасында мәгълүмати багланышлар регламентын раслады.

11
апрель, 2008 ел
җомга
Бүген Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында квалификация күтәрү курсларында укулар төгәлләнде. Укулар 31 марттан алып 11 апрельгә кадәр 2 төркемдә барды: җәмәгать судьялары һәм суд утырышы секретарьләре. Суд кадрларының квалификацион әзерлегенең мөһимлеген исәпкә алып, һәм “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законы, “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль закон һәм “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә Татарстан Репсубликасы Юстиция министрлыгы республиканың җәмәгать судьялары, шулай ук аларның аппараты хезмәткәрләре өчен һәр өч ел саен курсларда яңадан әзерләүләр оештыра.
Кичә Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре белән “түгәрәк өстәл”утырышы булды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов үткәрде.

10
апрель, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында Әлки, Алексеевск, Спас, Чистай, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары өчен күчмә уку-укыту семинары булды.
Кара һәм төсле металлар ватыкларын (калдыкларын) кабул итү темасы буенча хакимиятнең барлык баскычларында һәм хокук саклау органнарында фикер алышына, шул исәптән аңа ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә ТР Президенты М.Ш.Шәймиев тә кагылып үтте.

9
апрель, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы булды. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең ТР Алексеевск районы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста 3 кандидат катнашты. Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән җиңүче дип Харитонов Сергей Владимирович танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International