ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның ноябрендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә җирле үзидарә органнарыннан бердәм банкка кертү өчен 331 муниципаль хокукый акт – җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарының карарлары, муниципаль берәмлекләр башлыкларының һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләренең карарлары һәм күрсәтмәләре кергән.

1
декабрь, 2007 ел
шимбә
ТР юстиция министры М.М.Корманов Лаеш муниципаль районы советының Зур залында үткән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты, көн тәртибенә “Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне тормышка ашыру һәм аларны хәл итү буенча Лаеш муниципаль районы ҖҮИ органнарының вәкаләтләре өлешендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 6.10.2003 елдагы 131-ФЗ номерлы Федераль законны һәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында 28.07.2004 елдагы 45 номерлы ТР Законын үтәү турында” мәсьәлә куелган иде.

30
ноябрь, 2007 ел
җомга
ТР юстиция министры Ә.Б.Сираҗетдинов эшлекле сәфәрдә Балык Бистәсе муниципаль районында булды, анда район башлыгы Е.В.Лылов һәм аның урынбасары Р.И.Гыйльманов катнашында Балаклы-Чүкәй авыл җирлеге һәм “Керәшен Казылысы” агрофирмасы, ә аннары Балык Бистәсе поселогы халкы белән ике очрашу узды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Биектау муниципаль районына эш сәфәре нәтиҗәләре буенча Йөкләмәләр исемлегенең 2 пунктын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булды, аның нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына инвесторлар эшендә килеп туган хәлне өйрәнү («МРМ-Дөбьяз» ҖЧҖ, «АФ «Биектау» ҖЧҖ, «Зарница» ҖЧҖ) һәм әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җирләрне һәм терлек фермаларын киләчәктә рациональ һәм нәтиҗәле файдалану, шулай ук хезмәт хакы буенча бурычларны каплау буенча тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде.
“Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларына сайлаулар әзерләүне һәм үткәрүне оештыруда сайлау комиссияләренә булышлык итү турында” 2007 елның 12 октябрендәге 550 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү өчен һәм 2007 елның 2 декабрендә сайлаулар үткәрү көнендә сайлау комиссияләренә хокукый ярдәм күрсәтү максатларыннан ТР юстиция министры боерыгы белән ТР Юстиция министрлыгында түбәндәге составта эшче төркем төзелгән:

29
ноябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Судьялары советы утырыш булды, анда республика җәмәгать судьялары аппаратын матди-техник яктан тәэмин итү мәсьәләсе турында фикер алышынды. Фикер алышуда ТР юстиция министры М.М.Корманов, ТР шәһәр һәм район судлары, Казан шәһәре районнары судлары рәисләре, җәмәгать судьялары, ТР буенча Суд департаменты җитәкчелеге, ТР Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Югары суды рәисе урынбасары – Совет рәисе И.И.Гыйләҗев алып барды.
ТР Югары Ослан муниципаль районында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәргән гражданнарны күчмә кабул итү булды, ул хокукый мәсьәләләргә багышланган иде.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә дәүләт хезмәткәрләре һәр өч ел саен үзләренең квалификацияләрен күтәрергә тиеш. Закон таләпләре нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ел саен үзенең белгечләрен квалификация күтәрү буенча курсларда уку өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең һөнәри яктан яңадан әзерләү институтларына җибәрә.

28
ноябрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген юстиция министры М.М.Корманов Балык Бистәсе муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды, анда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советы сессиясе үтте.
Көн тәртибенә район бюджетындагы үзгәрешләр, муниципаль берәмлек уставына һәм муниципаль районның финанс-бюджет палатасы турында нигезләмәгә өстәмәләр белән бәйле оештыру мәсьәләләре куелган иде. Моннан тыш, “ТР Балык Бистәсе муниципаль районының контроль-хисап палатасы турында” Нигезләмә кабул ителде. Кертелгән үзгәрешләр гамәлдәге федераль һәм республика законнарына туры китерү белән бәйле.
Кичә, 2007 елның 27 ноябрендә юстиция министры ярдәмчесе М.Х.Хәсәнов Эрмитаж-Казан үзәгендә узган “БКС — “Хәләл” фонды” акцияләрнең ачык пайлы инвестиция фондын төзүгә багышланган конференция эшендә катнашты. Яңа ПИФ күмәк россия инвестицияләр базарында уникаль продукт булачак. Фонд мөселман инвесторлары өчен күздә тотыла, алар үзләренең акча чаралары бары тик Исламда рөхсәт ителгән финанс инструментларына гына юнәлүенә исәп тота алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International