ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 8 августында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре буенча комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Комиссиянең әгъзасы – Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
“Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” Федераль законның 9 статьясы нигезендә дәүләт органы кирәк булган очракта мөрәҗәгатьне урынга чыгып тикшерүне тәэмин итә ала.

8
август, 2007 ел
чәршәмбе
Кичә Мөслимдә эш сәфәрендә булып, юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов җәмәгать судьялары һәм аларның аппарты хезмәткәрләренең эш шартлары белән танышты. Сәфәрнең төп максаты җәмәгать судьялары участогын урнаштыру өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Банк ур., 61 й. адресы буенча урнашкан ике катлы бинаны тапшыру мәсьәләсе буенча Мөслим муниципаль районы башлыгы Р.Р.Хәбипов белән очрашу иде.
2007 елның 24 июлендә 2008 елның 1 мартыннан көченә керәчәк “Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында” 221-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Ул кадастр алып бару принципларын билгели; күчемсез милекнең дәүләт кадастрын алып бару һәм милекнең дәүләт кадастрыннан белешмәләр бирү тәртибен җайга сала; кадастрны алып бару өчен кирәк булган документлар исемлеген билгели, күчемсез милек объектларына кадастр бәяләмәсен үткәрү шартлары һәм тәртибен, шулай ук кадастр исәбен алып бару объектларын формалаштыру буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы органнарны һәм затларны билгели.

7
август, 2007 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерү агентлыгының максатчан һәм нәтиҗәле эшчәнлеге турында бездә генә сөйләп һәм язып калмыйлар, ә аның турында бөтен Россиядә беләләр. Районнарда һәм шәһәрләрдә - форумнар, ә аннары Президент һәм республиканың башка җитәкчеләре катнашында республика съездын үткәрү, урта һәм кече бизнес вәкилләренә матди һәм юридик ярдәм күрсәтү – моңа ачык дәлил.
2007 еның 2 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” 2004 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча алга таба чаралар һәм республика дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү тәртибен камилләштерү турында” 336 номерлы карар кабул итте.

6
август, 2007 ел
дүшәмбе
“Россия Федерациясе Җинаять кодексының 145.1 статьясына үзгәреш кертү турында” 2007 елның 24 июлендәге 203-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә хезмәт хакы, пенсияләр, стипендияләр, пособиеләр һәм законда билгеләнгән бүтән түләүләрне түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин затлар даирәсе киңәйде.
“Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”, “Атмосфера һавасын саклау турында” Федераль законнар, “Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау турында”, “Атмосфера һавасын саклау һәм аннан рациональ файдалану турында” Татарстан Республикасы законнары нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары әйләнә-тирә мохит торышын контрольдә тоту, табигать ресурсларыннан рациональ файдалануны тәэмин итү буенча вәкаләтләрнең киң даирәсен гамәлгә ашыра. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан стационар чыганакларга атмосфера һавасына зарарлы (пычрата торган) матдәләр чыгаруга рөхсәтләр бирүне оештыру турында вакытлыча нигезләмә проекты эшләнде. Ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына дәүләт теркәвенә алу өчен бирелде.

4
август, 2007 ел
шимбә
КоАПның аерым нигезләмәләрен Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләренә туры китерү, шулай ук юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны көчәйтү максатларыннан, “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон белән Кодексның 4, 11, 12, 15, 23–27, 28 һәм 32 бүлекләренә үзгәрешләр кертелде.

3
август, 2007 ел
җомга
Татарстан Республикасының тормышчан җитди мәнфәгатьләрен тәэмин итүдә мәгълүмати куркынычсызлык мөһим роль уйный. Бу беренче чиратта җәмгыятьнең үсешкә ирешкән һәм якланган мәгълүмати мохитын булдыру ихтыяҗы белән нигезләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында мәгълүмати куркынычсызлык чараларын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютерлар системалары бүлеге җитәкчесе А.Г.Сафин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International